«Минем шәһәр, минем Республика»: интерактив мәйданчык (6+)

17 август көнне 15 нче санлы китапханә «Минем шәһәр, минем Республика» дигән интерактив мәйданчыгы белән 44 нче мәхәлләнең җирле иҗтимагый үзидарәсе уздырган Ишегалды бәйрәменә кушылды.

мой город
IMG_20220817_182113
IMG_20220817_181831
IMG_20220817_174325
IMG_20220817_180226
IMG_20220817_175030
IMG_20220817_174750

Өлкәннәр өчен «Туган җир турында юллар» викторинасы, «Геральдика белгече» интеллектуаль-күңел ачу уены, «Безнең Республика турында кызыклы фактлар» дигән әңгәмә-күзәтү, «Урманчы йорты каршындагы чишмә тарихы» һәм «Хәрби әсирләр лагере» хикәя-күзәтүләре әзерләнгән иде. Олылар һәм балалар бик теләп һәм азарт белән китапларда татар шагыйрьләренең китапханәче укыган юлларын табарга, герб һәм рәсем буенча Татарстан картасында кирәкле районны эзләп табарга тырышты. «Адресны дәвам ит: Чаллы…» һәм «Әкият герое белән очрашу» уеннары бәйрәм чарасына килгән гаиләләрне тагын да ныграк берләшергә ярдәм итте. «Чаллы, безнең даһи Батыр шәһәр», «Яшерен сүз», «Әкияти игъланнар», «Шаяртабыз – җавап бирәбез, әкиятләрне искә төшерәбез» викториналары өлкәннәргә балачакларын хәтергә алырга, ә балаларга үзләренең белемнәрен һәм күп укыганлыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирде. Ишегалды көнендә катнашып, микрорайонда яшәүчеләр яңа дуслар һәм танышлар, һәм шулай ук шәһәр китапханәсенә юлны таба алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: